news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан белән Төрекмәнстанның икътисади элемтәләр потенциалы турында сөйләде

Миңнеханов Татарстан белән Төрекмәнстанның икътисади элемтәләр потенциалы турында сөйләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Нокергулы Атагулыев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Миңнеханов төрекмән халкының Милли Лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия-Төрекмәнстан ике яклы элемтәләре контекстында Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ике халыкны тарихи һәм мәдәни багланышлар, шулай ук тотрыклы сәүдә-икътисади элемтәләр берләштерә. Аның сүзләренчә, Төрекмәнстанда инде күп еллар дәвамында Татарстанның КАМАЗ, КВЗ, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, КЭР-Холдинг һәм Эйдос кебек компанияләре уңышлы эшләп килә.

Миңнеханов искәрткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше күләме 39 миллион доллардан артып киткән.

«Безнең карашка, ике арадагы икътисади хезмәттәшлеккә зур динамика бирергә кирәк. Нефть эзләү, газ транспортировкалау, авиатөзелеш, автомобильләр һәм суднолар төзү, химия продукциясе белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый зур потенциал бар», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot