Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан белән «Ростелеком» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростелеком» ГАҖ президенты Михаил Осеевский төбәк Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм элемтә операторы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Килешү Татарстанның тотрыклы икътисади үсешен үстерү юнәлешендәге уртак эшне координацияләүне күздә тота. Сүз агросәнәгать комплексының, нефть-газ химиясе, энергетика һәм машина төзелеше сәнәгатенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук цифрлы трансформация чараларын гамәлгә ашыру турында бара.
«Ростелеком» – Татарстандагы иң зур элемтә операторларының берсе. Компания республиканың төп шәһәрләрендә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә элемтә һәм интернет хезмәтләре күрсәтә. Операторның төбәктә 72 мең абоненты бар.
Соңгы елларда компания Татарстанда берничә проектын гамәлгә ашырды. Мәсәлән, «Цифрлы белем бирү мохите» проекты кысаларында республиканың 124 уку йорты видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, җөйсез Wi-Fi челтәре оештырылган. Оператор шулай ук БРИКС илләре саммиты, «Киләчәк уеннары», БРИКС уеннары, «Яңа дулкын» фестивале кебек зур халыкара чаралар үткәрүдә дә катнашты.
Татарстан белән компания арасындагы хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим юнәлеше – «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты. Соңгы берничә елда республикада Россия төбәкләре арасында иң күп база станцияләре урнаштырылган. Моның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының 274 авылында мобиль интернет барлыкка килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз