Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстан белән Мисырның товар әйләнеше 1 елда 8 тапкыр артты

Узган 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше 217 млн долларга җитте, 2022 ел белән чагыштырганда, 8 тапкыр арткан. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Назих Әл-Наггари белән очрашуда сөйләде. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без киләчәктә үзара сәүдә күләмнәрен арттырырга телибез. Бу уңай динамиканы сакларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында ул Мисыр Гарәп Республикасын Россиянең күптәнге һәм мөһим партнеры дип атады. Узган ел илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп үтте.
«Россия һәм Мисырны дөньядагы кризис, конфликт күренешләрен җайга салу мәсьәләсендә бердәм позиция, күп кенә халыкара проблемаларга уртак караш берләштерә», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике дәүләтнең дә лидерлары Владимир Путин һәм Абдел Фаттах әс-Сиси төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни багланышлар үсешенә үз өлешен кертә», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз