Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Татарстан белән Кытай хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Үз фикере белән ул «Ростки» халыкара форумының пленар утырышында уртаклашты.
«Якындагы елларда безгә Кытай инвесторларының яңа югары технологияле җитештерүләр төзүдә катнашуын киңәйтергә, бергәләп фармацевтика кластерларын үстерергә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр кертергә, «чиста энергия», акыллы шәһәрләр һәм ясалма фәһем буенча уртак тикшеренү программаларын башлап җибәрергә, ике илнең яшь эшкуарлары катнашында яңа бизнес-инкубаторлар һәм акселераторлар ачарга кирәк», – диде Миңнеханов.
Ул шулай ук 2026 ел Россиядә һәм Кытайда Белем бирү елы дип игълан ителде, дип искәртте.
«Бу безнең илләр арасында фәнни, мәгариф һәм технологик элемтәләрне активлаштыру, уртак тикшеренү үзәкләрен ачу, академик алмашуларны киңәйтү һәм инновацияләр өлкәсендә алдынгы проектларны гамәлгә ашыру өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул Татарстан яңа тикшеренү үзәкләре, IT-хаблар өчен төп мәйданчыкларның берсе булырга, форумнар, яшьләр өчен фәнни мәктәпләр, хакатоннар һәм уртак стартап-турлар үткәрү өчен инфраструктура тәкъдим итәргә әзер, дип белдерде.
«Кытай гражданнарын Татарстанга укырга килергә чакырабыз. Ачык диалог, уртак карарлар эзләү һәм барлык дәрәҗәләрдә инициативаларга ярдәм итү нәтиҗәсендә без киләчәккә амбициоз курсыбызны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз, Россия һәм Кытай халыкларының чәчәк атуын тәэмин итә алачакбыз, дип ышанам», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз