news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан белән килешү төзегән Минск авиазаводында булды

ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскиның 407нче гражданнар авиациясе заводында булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Предприятие Россия авиация техникасын, шул исәптән Ту-134, Як-40, Як-42 самолетларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Моннан тыш, биредә Boeing һәм Airbus чит ил модельләре белән эшләү өчен куәтләр булдырылган.

Искәртик, кичә Минск заводы Казан авиазаводы белән Ту-214 өчен комплектлаучы әйберләр чыгару буенча «юл картасын» имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot