news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше бер елда 7 процентка артты

Миңнеханов: Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше бер елда 7 процентка артты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

2023 елда Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 7 процентка арткан һәм 810 миллион доллар тәшкил иткән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда шулай дип белдерде, очрашу Казан Кремлендә узды.

«Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үзара сәүдә күләмен 1 миллиард долларга кадәр җиткерергә мөмкин», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

ТР Рәисе сүзләренчә, бүген Казахстанның берничә өлкәсе белән килешүләр гамәлгә ашырыла, Татарстан компанияләре дустанә республикада актив эшчәнлек алып бара: биредә КАМАЗның җыю производствосы эшләп килә, автоүзәкләрне киңәйтү, кадрлар әзерләү эше алып барыла.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Безнең башка предприятиеләр дә Казахстан белән актив эшли. Алар арасында Казан вертолет заводы, ЕлАЗ, КЭР-Холдинг, Позис, Әлмәт торба заводы, Татхимфармпрепаратлар, Казанкомпрессормаш, Эйдос кебек әйдәп баручы компанияләр бар», - дип санап үтте Миңнеханов.

Ул ике республика хезмәттәшлеге өчен перспективалы өлкәләрне атады. Алар - энергетика, сәнәгать һәм станоклар төзү, автомобиль төзелеше һәм транспорт, авиа- һәм вертолет төзелеше, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, цифрлаштыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100