Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан БДБ партнерлары белән уртак проектларга әзер
Татарстан Республикасы куәтле сәнәгать фәнни-техник потенциалына ия һәм аны БДБ партнерлары белән уртак проектларга интеграцияләргә әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Энергопром-2026» форумы кысаларында уза торган БДБ электр энергетикасы советының 68 нче утырышында белдерде.
«Энергопром» халыкара форумы кысаларында электр энергетикасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган чара үткәрү күркәм традициягә әверелә», – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Әйтик, сәнәгать җитештерүе индексы 109,9 процент тәшкил иткән, ә электр энергиясен куллану 5,5 процентка үскән.
«Әлеге күрсәткечләр Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак, тотрыклы динамика күзәтелә. Соңгы елларда республиканың энергетика системасы яңа шартларда эшли. Бу бездән куәт резервын тәэмин итүне, генерацияне үстерүне, электр энергетикасы режимнары белән идарә итүнең сыйфатын арттыруны таләп итә», – диде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, республикада челтәрләрнең ышанычлылыгын арттыруга, инновацион чишелешләрне кертүгә һәм генерацияне техник яктан яңадан җиһазлауга юнәлдерелгән инфраструктураны планлы рәвештә модернизацияләү бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз