news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан авыл хуҗалыгы Россия азык-төлек куркынычсызлыгына үз өлешен кертә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгын Татарстан икътисадының төп тармакларының берсе дип атады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә, октябрьнең икенче якшәмбесендә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

«Нәтиҗәләр лаеклы. Бу — механизаторларның, агрономнар, савучылар, мал табиблары һәм башка белгечләрнең уңышлы хезмәте нәтиҗәсе», — дип ассызыклады республика җитәкчесе. Ул төбәкнең терлекчелек тармагында лидер булуын һәм 2 млн тоннадан артык сөт җитештерүен искә алды.

«Аларның (авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре — Т-и иск.) җайга салынган хезмәте республикабызны төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм илебезнең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертә», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелеге исеменнән барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен, шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә дә, лаеклы бәйрәм итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100