Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Татарстан автоспортының уңышлары сөендерә
Татарстанда 2024 елгы авто- һәм мотоспорт сезонына йомгак ясалды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов (элек үзе дә профессиональ автоузышчы, халыкара класслы спорт мастеры һәм Россиянең атказанган спорт мастеры) спортчылар ирешкән нәтиҗәләрне югары бәяләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Чарада шулай ук ТР Автоспорт федерациясе президенты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, федерация әгъзалары, «КАМАЗ-мастер» узыш командасы спортчылары һәм Татарстан автоспорт ветераннары катнашты.
Җыелганнарга быелгы сезон нәтиҗәләренә багышланган видеофильм күрсәттеләр. Иван Егоров үзе җитәкләгән ТР Автоспорт федерациясенең узып баручы 2024 елдагы эше нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Хөрмәтле спортчылар, узышчылар, механиклар, иганәчеләр һәм автоспорт сөючеләр! Чираттагы сезон тәмамланды, Татарстан автоспортының уңышлары бик нык сөендерә», - дип ассызыклады сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
«Командаларда катнашучыларга һәм аларга теләктәшлек күрсәтүчеләргә, һәм, әлбәттә, беренче чиратта – механикларга һәм узышчыларга рәхмәт белдерергә телим. Без сезнең өчен сөенәбез, уңышларыгыз белән горурланабыз», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Сезон нәтиҗәләренә багышланган фильмны ул кечкенә, ләкин мавыктыргыч һәм кызыклы фильм дип бәяләде. «Сезонны уңышлы тәмамлау һәм Яңа ел белән котлыйм! Автоспортка теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннан соң аеруча зур уңышларга ирешкән спортчыларга бүләкләр тапшырылды. «КАМАЗ-мастер» узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин барлык җыелучылар һәм республиканың бөтен автоспорт җәмәгатьчелеге исеменнән Татарстан Рәисенә шәхсән игътибар һәм ярдәм күрсәтүе, шулай ук төбәктә автомобиль спортын алга таба үстерүгә ярдәм итә торган карарлар кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз