Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстан артистлары 9 Май уңаеннан хәрбиләр өчен концерт куйды
Республиканың иҗат бригадасы 9 Май алдыннан махсус операция зонасында концерт куйды. Концертның видеосын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрендә урнаштырды.
«Татарстан делегациясенең махсус хәрби операция зонасына эш сәфәре тәмамланды. Традиция буенча, Җиңү көне алдыннан республика хәрби хезмәткәрләре өчен бәйрәм чаралары оештырылды», – дип язды ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.
«Артистларыбыз, әлеге ял минутларының Ватаныбызны саклаучылар өчен аеруча мөһим булуын аңлап, чыгышларына күңел җылысын сала. Афәрин!» – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе республикабызның хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз