news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Татарстан алдында 1,5 гигаватт яңа генерацияләүче куәтләр төзү бурычы тора

Миңнеханов: Татарстан алдында 1,5 гигаватт яңа генерацияләүче куәтләр төзү бурычы тора
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Энергопром-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул төбәк алдында нинди амбициоз бурыч торуы турында сөйләде.

«Бүген республиканың энергетика системасы яңа режимда эшли – куәтләрне куллануның тарихи максимумнарын даими арттыра. Югары технологияле җитештерүләр барлыкка килгәннән соң безнең алда 1,5 гигаватт яңа генерацияләүче куәтләре төзү бурычы тора», - дип хәбәр итте ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре нигезендә тулаем төбәк продукты 5,73 трлн сумнан артык тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе күләме 6 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы 109,9 процент булган. Татарстан Рәисе үсешнең төп драйверы булып энергетика тора, дип белдерде.

«Соңгы ун елда республика энергетика системасының куәте 16 процентка артты һәм 8,9 гигаватт тәшкил итте. Электр энергиясен эшләп чыгару 43 процентка артты һәм 31 млрд киловатт-сәгать тәшкил итте. Узган елда кулланылган энергия күләме 37 млрд киловатт-сәгать тәшкил итте», – дип хәбәр итте ул.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан электр энергиясен куллану күләмнәре арту буенча Россиянең лидер-төбәкләре бишлегенә керә. Республика Идел буе федераль округында кулланылучы электр энергиясенең гомуми күләменең 32 процентын тәэмин итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot