Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде
Омск шәһәрендә узучы XXVI Федераль Сабантуй кысаларында татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, шулай ук милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм иткән татарлар активистлары билгеләп үтелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә 100 ел» медале белән «Омск өлкәсе татар конгрессы» татар мәдәнияте үзәге» Омск төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Адырбаев Морат Шәкен улы бүләкләнде.
«Иртеш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге» Омск төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сайганова Розалия Мәгариф кызына, Омск өлкәсе «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге әгъзасы, Омск өлкәсе Тевриз районының «Үзәкләштерелгән клуб системасы» филиалы – Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәге мөдире Төхбәтуллина Мәрва Чиангир кызына, «Омск өлкәсе татар конгрессы» татар мәдәнияте үзәге идарәсе әгъзасы Шәйхетдинова Гөлфия Әбүталип кызына «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән Омск өлкәсе Мәгариф министры урынбасары Чанышев Илшат Рәшит улы һәм Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Ягъфәрова Зөлфия Фаил кызы бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләрнең барысы да – гомерләрен Себердә татар халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга багышлаган фидакарь затлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз