news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка мактаулы исем бирелде

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка мактаулы исем бирелде
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйповка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» исемен бирде. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.

Шулай ук мактаулы исемгә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ «Шаян ТВ» телеканалының дубляж студиясе мөдире Роза Әдиятуллина, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат сәркатибе Динә Галәветдинова, «Ватаным Татарстан» газетасы мөхәррире Сәрия Мифтахова лаек булды.

Рәмис Латыйпов - «Татар-информ» татар редакциясенең, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире.

news_right_1
news_right_2
news_bot