news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә: Бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлый

Бүген, Габдулла Тукай туган көнендә, Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Балаларда, яшүсмерләрдә телгә кызыксыну уятуга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Рәис бу өлкәдә хәзер башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе ун елдан булачак дигән фикерен әйтте.

«Һәр районда беренче итеп: «Телләр белән ничек? Күпме татар баласы ана телендә укый?» – дип сорыйбыз. Уку гына түгел, телне кулланырга кирәк, безгә моның формаларын уйларга кирәк. Бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе 10 елдан күренә башлый. Хәзер күренми, тик нәтиҗәсе булачак. Глобализация чоры, ыгы-зыгы дип, бу мәсьәләләрне икенче урынга куярга ярамый», - диде ул.

Рәис бу мәсьәләләрдә таләпчән булырга, үрнәк күрсәтергә кирәклеген искәртте.

«Чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге татарлар, шартлар булмаса да, үзләрен сакларга тырыша. Бездә шартлар бар. Кем нинди теләк белән килә - без хәл итәргә тырышабыз. Без чуваш, мари, удмурт телләрен дә тигез күрәбез. Рус телен, әлбәттә, яхшы белергә тиешбез, моның бер авырлыгы юк. Татар теленең кирәклеген табарга кирәк. Без укыган вакытта рус егетләре татар телен аңлый иде», - диде ул.

Ул Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең эшен дә билгеләп үтте.

«Минемчә, комиссиянең авторитеты бар, ул безнең өчен арзан түгел. Ничек кенә булмасын, без бу юлны ташларга тиеш түгел, аның нәтиҗәсе сездән тора. Үзгәреш бар, тик, әйтүемчә, нәтиҗәсе 10 елдан соң булачак. Үзебездән башларга кирәк. «Тел, Республика өчен мин нәрсә эшләдем?» – дип уйланырга кирәк. Безнең сөйләшүләр сүз булып кына калмасын, эш кирәк. Сездән матур әсәрләр, яхшы спектакльләр, балалар белән эшләү программалары булсын, һәммәбез өлеш кертергә тиеш», - тиеш диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100