Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләү турындагы карарларга имза куйды. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Беренче бүләк белән «Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» 6 татарстанлы билгеләп үтелде, шулай ук Бөек Ватан сугышының 3 ветераны «Татарстан өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәне өчен» һәм Татарстан прокуратурасы органнарының 3 ветераны «Иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдәге тырышлыгы, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» лаек булды.
Татарстан таможнясының «Казан» аэропорты таможня посты җитәкчесе, таможня хезмәте полковнигы Мирзанур Гәрәев (күпьеллык намуслы хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеше өчен), Татарстан Тәтеш районы Тарих музее директоры Наталья Понедельникова (республикада музей эшен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен), Арча районы Халык мәшгульлеге үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гүзәл Сабирова (мәшгульлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен), Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация рәисе, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе әгъзасы Фәнил Габдрахманов (күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен) һ.б. «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агеевны бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз