news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ташкентта Төркия сәүдә министр урынбасары белән очрашты

Миңнеханов Ташкентта Төркия сәүдә министр урынбасары белән очрашты
Фотоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан белән очрашты. Очрашу Ташкентта «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе кырында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Төркия - республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. 2023 ел нәтиҗәләре буенча алар арасында товар әйләнеше берьюлы 2,5 тапкыр арткан һәм 2,9 млрд долларга җиткән. Төркия инвесторлары Татарстанга якынча 2,5 миллиард доллар керткән.

«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирәбез», — диде Татарстан җитәкчесе.

Ул шулай ук Төркия җитәкчелегенә Татарстан проектларына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100