Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Тарпищевка: «Безнең дуслык Татарстан белән Казанны күп яктан үзгәртте»
Бүген Казанда узган «Вершина жизни капитана Тарпищева» документаль фильмының премьерасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевның төбәк алдындагы казанышларын бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Рәисеннән тыш, киноны Казан мэры Илсур Метшин да карады. Режиссер Варвара Орлованың картинасы 2002 елда Россиянең Дэвис Теннис Кубогында Җиңүенең 20 еллыгына багышланган.
«Монда Сезнең белән булу – зур хөрмәт. Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт. Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә республика бөтен спорт төрендә, шул исәптән теннис өлкәсендә дә чәчәк ата», - дип ассызыклады сәламләү сүзендә Шамил Тарпищев үзе.
«Безнең дуслык Татарстанны һәм Казанны күп яктан үзгәртте. Сүз теннис турында гына түгел, ә 2013 елгы Универсиада, Теннис академиясен төзүебез турында да», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз