news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов танк полигонын һәм «Казан Экспо»да мобилизацияләнгәннәр җыелу пунктын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген танк полигонында булды, ул республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләренең әзерлеге һәм көнкүреше белән танышты. Моннан тыш, ул «Казан Экспо»да урнашкан җыелу пунктында булды.  Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ату урыннарын, тактик кырларны карады һәм палатка лагерында булдырылган көнкүреш шартларын бәяләде. Шулай ук ул хәрби хезмәткә чакырылучылар белән аларның яшәү шартлары һәм хәрби әзерлекне оештыру турында сөйләште. Өйрәнү процессын оештыру турында аңа Казан югары танк команда училищесы башлыгы Денис Кулаков да сөйләде.

«Президент палаткалы лагерьда булды, көнкүреш шартларын тикшерде, урында барлыкка килгән сорауларга оператив җавап бирергә һәм ихтыяҗ булганда аларны хәл итү өчен Хөкүмәт адресына мөрәҗәгать итәргә кушты», - диделәр ТР Президентының матбугат хезмәтендә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да җыелу пунктында булды, анда штаб, туклану пунктын, тренировка сыйныфларын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100