news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Таҗикстан энергетика һәм су ресурслары министры Далер Җума белән очрашты

Миңнеханов Таҗикстан энергетика һәм су ресурслары министры Далер Җума белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы энергетика һәм су ресурслары министры Далер Җума белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды, анда бу көннәрдә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы һәм аңа бәйле чаралар уза.

Искәртәбез, Таҗикстан Республикасы делегациясе «Энергопром» форумында, шулай ук БДБ Электр энергетикасы советының 68 нче утырышында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның энергетика һәм су ресурслары министрына «Энергопром» форумы белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләрен югары бәяли.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан делегациясен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында, шулай ук башка чараларда, шул исәптән Татарстан нефть-газ химиясе форумында һәм башкаларда катнашырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot