news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Таҗикстан белән товар әйләнеше ике тапкырга артты

Миңнеханов: Таҗикстан белән товар әйләнеше ике тапкырга артты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу уздырды. Очрашуның нәтиҗәләре турында Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.

Алар хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектлар турында фикер алышты. Шулай ук Миңнеханов республикалар арасында товар әйләнеше сизелерлек артуын билгеләп үтте – узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике мәртәбә арткан һәм 77 миллион долларга җиткән.

Бүген Согдия өлкәсендә Татарстан һәм Таҗикстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100