news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов тагын БРИКС саммитына килгән дәүләт башлыклары фотоларын чыгарды

Миңнеханов тагын БРИКС саммитына килгән дәүләт башлыклары фотоларын чыгарды
Фото: t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән илләр лидерларының фотосурәтләрен урнаштырды.

«Дәвам итәбез! #БРИКС #BRICS2024», - дип язган фотолар янына республика җитәкчесе.

Фотографияләрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентлары Мөхәммәд бән Заид әл-Нахайян, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Беларусь президенты Александр Лукашенко, Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев төшкән.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәрелә торган БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot