news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сулыкларда иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрнең һәм кунакларның сулыкларда иминлек чараларын көчәйтергә йөкләде. Татарстанда су коену сезоны башланганнан бирле 26 фаҗига теркәлгән, аларда 12 кеше үлгән, шул исәптән ике бала. Бу хакта республика җитәкчесе Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Татарстанда барлыгы 53 пляж декларацияләнгән, 26 пляж ачылган. «Актив җәйге ял итү чоры башланды, халык арасында сулыкларда иминлек турында кисәтү эшен көчәйтергә кирәк», - диде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, якын арада Татарстанда бәйрәмнәр көтелә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Мисал өчен, бүген Әгерҗе районында мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме уза, ә аннан соң Кукмара районы Нырья авылында удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме һәм башкалар була.

Ул бәйрәмнәр, күмәк күңел ачу чаралары вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне йөкләде, балалар һәм яшүсмерләр аттракционнарында эксплуатацияләү һәм иминлек кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Искәртик, шулай ук Миңнеханов балаларның сыйфатлы һәм имин ялын оештырырга кушты, бүген шәһәр яны лагерьларында 73 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итүен хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100