news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Стрела»ның җиңүе турында: Бу бик зур ихтыяр көче һәм югары осталык нәтиҗәсе

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Стрела» регби клубы уенчылары белән очрашты. Алар узган сезонда ил чемпионаты, кубок һәм суперкубок отты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Бүген без чемпионнарыбызны, 2025 ел сезонында илнең бөтен төп трофейларын откан «Стрела – Ак Барс» регби клубын хөрмәтлибез. Татарстан регбие тарихында безнең команда беренче тапкыр «алтын требл» ясады – чемпионатта җиңе, Кубок һәм Россия Суперкубогы отты. Бу җиңүләр зур эш, ихтыяр көче һәм югары осталык нәтиҗәсе булды. Хәлиткеч матч киеренке һәм мавыктыргыч булды, клубка беренче мәртәбә ил чемпионнары титулы китерде», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, узган сезондагы җиңүләр – күпьеллык эш триумфы, уңышка ышаныч һәм уенчыларның, тренерлар штабының һәм тугры җанатарларның бердәм тырышлыгы.

«Мастерлар командасы нәтиҗәләре алга таба да балалар-үсмерләр арасында регби үсешенә ярдәм итәр, ә бу кыю һәм затлы спорт төрен сайлаучы балалар саны арта гына барыр дип ышанам», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул команда уенчыларына берничә Рәхмәт хаты тапшырды, ә баш тренер ДжейПи Нилны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

«Бу җиңүне безнең белән бергә бәйрәм итүегез өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмннән башка «Стрела» бөтенләй булмас иде, моны һәркем белә. Команда һәрвакыт һәр матчны тулысынча уйнарга тырыша. Алты ел элек без мондый команда һәм трофейлар турында хыяллана гына идек. Бүген бу хыяллар тормышка ашты», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисенә ДжейПи Нил.

Ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга ярдәм иткәне һәм команда тормышында катнашкан өчен аерым рәхмәт әйтте.

Баш тренер Рөстәм Миңнехановка регби буенча Россия чемпионы медален, шулай ук команданың барлык уенчыларының автографы куелган туп тапшырды. Татарстан Рәисе тупны җиңел генә ыргытып, республиканың спорт министры Владимир Леоновка тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot