Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Стрела» регби командасын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Стрела» командасы җитәкчелеген һәм уенчыларын регби буенча Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.
Котлау телеграммасы шул исәптән «Стрела» клубы президенты – Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга, Татарстан Регби федерациясе мактаулы президенты Айрат Шәфигуллинга, «Стрела» клубы директоры Рамил Вәлиуллинга һәм «Стрела» клубының баш тренеры Джейкобус Полус Нилга адреслана.
«Сезнең белән, барлык уенчылар һәм тренерлар белән, шулай ук тугры җанатарлар белән регби командасы өчен дә, тулаем алганда, Татарстан спорты өчен дә бу чын-чынлап тарихи шатлык», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, «бу триумфка юл озын һәм җиңел булмады, һәм бары тик хәлиткеч көрәштә остазлар, уенчылар һәм менеджерларның югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм команданың үз-үзен аямыйча уйнавы, ә иң мөһиме – җиңүгә ныклы ихтыяр көче трофей яуларга ярдәм итте».
«Сезгә чын күңелдән шатлыклы хис-кичерешләр һәм клубның казанышлары белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек һәм бәхет, спортта һәм тормышта яңа үрләр яулавыгызны телим. Хәзер «Бары тик алга, уклар оча башлау белән – ерак һәм төгәл максатка», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Мәскәүдә Казанның «Стрела» командасы 23:12 исәбе белән Красноярскиның «Красный Яр» командасын җиңде һәм үзенең беренче трофеен яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз