Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Стрела-Ак Барс» командасын Россия чемпионатында беренче көмеше белән котлады
«Стрела-Ак Барс»ның Россия чемпионатында көмеш медаль алуы — клубның яңа тарихында зур уңыш. Бу хакта татарстанлыларны котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Котлау телеграммасы клуб президенты, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Регби федерациясе мактаулы президенты Айрат Шәфигуллин, клуб директоры Рамил Вәлиуллин, клубның баш тренеры Джейкобус Полус Нил һәм «Стрела-Ак Барс»клубы коллективы адресына җибәрелгән.
«Кадерле трофей, команданың турнир таблицасы буенча соңгы бишьеллыкта ашкынып күтәрелүе кебек үк, шатландыра һәм чын-чынлап сокландыра. Бу бөтен клубның — тренерлар штабы, җитәкчелек, битараф булмаган иганәчеләр һәм, әлбәттә инде, уенчыларның тырыш һәм зур хезмәтенең нәтиҗәсе», - диде Татарстан Рәисе.
Ул клуб коллективына әһәмиятле җиңүләре өчен рәхмәт белдерде, ул Татарстанның спорт данын арттырачак. Шулай ук Миңнеханов «Стрела» ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаячагына һәм «үзенең якты триумфаль очышын дәвам итәчәгенә» ышаныч белдерде.
Россия чемпионатының финал матчында «Стрела-Ак Барс» Красноярскиның «Енисей» командасы белән очрашты, ул 11:12 исәбе белән оттырды. Клуб яулаган көмеш бүләк аның тарихында беренчесе булды, аның финалга кадәр барып җиткәне юк иде әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз