Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы әгъзасы итеп билгеләнде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы әгъзасы итеп билгеләнде. Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.
ТР Рәисеннән тыш, күзәтчелек советы составына тагын 17 кеше кергән. Алар арасында – сәясәтчеләр, түрәләр һәм бизнес-бергәлек вәкилләре.
Бу – РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф, РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, «Россия терәге» президенты Александр Калинин, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Алексей Комиссаров, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ транспорт министры Андрей Никитин, РФ вице-премьеры Александр Новак, РФ Президенты администрациясе башлыгы урынбасары Максим Орешкин, «Эшлекле Россия» президенты Алексей Репик, РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, Мәскәү мэры Сергей Собянин, РФ Президентының тотрыклы үсеш максатларына ирешү өчен халыкара оешмалар белән элемтәләр буенча махсус вәкиле Борис Титов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин һәм ВЭБ.РФ башлыгы Игорь Шувалов.
Элек Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы әгъзаларын Россия Хөкүмәте раслый иде. Быел февраль башында Путин үзенең указы белән бу вәкаләтләрне дәүләт башлыгы буларак үзенә тапшырды. РФ Президенты Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советын җитәкли һәм агентлык чараларында даими катнаша.
Рөстәм Миңнеханов 2011 елдан бирле Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы әгъзасы булып тора. Кичә кич ул агентлыкның чираттагы утырышында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз