news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Степашин белән китап эшен үстерү һәм укуны популярлаштыру турында фикер алышты

Миңнеханов Степашин белән китап эшен үстерү һәм укуны популярлаштыру турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга «Россиянең әдәби флагманы» форумында катнашу өчен килгән Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узган әңгәмә барышында яклар эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм китап индустриясе базарын үстерү буенча адымнар, шулай ук укуны популярлаштыру буенча чаралар турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Рәисе Хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

«Россиянең әдәби флагманы» фестиваль-форумы Казанда 23-25 майда уза. Анда катнашу өчен бирегә илнең иң ерак почмакларыннан китапханә вәкилләре җыелган.

Республика чараны уздыру хокукын 2023 елда «Россиянең иң укучы төбәге» юбилей конкурсында җиңү нәтиҗәләре буенча алды. Мондый нәтиҗәгә Татарстанга Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең «Күчмә китапханә» проекты ярдәм итте.

Кичә форум кысаларында федераль цифрлы китапханә системасын булдыру турында фикер алыштылар. Бүген Казан федераль университеты һәм Россия китап берлеге укуны популярлаштыру файдасына хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100