news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов спорт-гамәли этләр үрчетү белән шөгыльләнүче тренерга Рәхмәт хаты тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан спорт-гамәли этләр үрчетү федерациясе тренеры Мария Хәйруллина белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Яклар Татарстанда кинология спорты төрләренең алга таба үсеше турында фикер алышты.

Миңнеханов Хәйруллинага республикада спорт-гамәли этләрне үрчетүне үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе Рәхмәт хатын тапшырды.

15 еллык карьерасында Хәйруллина берничә тапкыр бөтенроссия ярышларында призер була. Аның укучылары шулай ук ярышларда призлы урыннар яулый.

Тренер Татарстанда республика өчен яңа спорт төрен – мондиорингны актив үстерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot