news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалына киләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестиваленең финал гала-концертын карарга планлаштыра.

«Бу атнада «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты була. Бу республика территориясендә күпсанлы зона этапларыннан соң финал булачак. Рөстәм Нургалиевич гадәттәгечә аны карарга планлаштыра», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Фестивальдә бөтен республикадан сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты, дип өстәде ул.

Алар 10 зона сайлап алу этабын үтте, финалга кадәр 6 меңнән артык бала килеп җитте. Гомумән алганда, әлеге фестивальдә Татарстаннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100