news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне саклау - безнең изге бурычыбыз

Миңнеханов: Совет халкының батырлыгы турындагы истәлекне саклау - безнең изге бурычыбыз
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә республиканың Бөгелмә һәм Лениногорск районнарына эш сәфәре нәтиҗәләрен шәрехләде.

«<...> чәчү эшләре барышы белән таныштык. Һәркем аңлый: бер көн – ел ашата! Шулай ук Яңа Бөгелмә элеваторын ачтык һәм Лениногорск кошчылык фабрикасында булдык. Һәм, әлбәттә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сугышчылар монументларына чәчәкләр салдык һәм ветераннар белән аралаштык!» – дип язган ТР Рәисе МАКС мессенджерындагы каналында.

«Бу көннәрдә республикада, бөтен илебездәге кебек үк, Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар уза. Шул уңайдан бүген кадерле ветераннарыбыз белән очраштык һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә чәчәкләр салдык. Совет халкының үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләрне саклау һәм яшь буынны шул үрнәктә тәрбияләү - безнең изге бурычыбыз!» – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot