Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сомалиның Россиядәге илчесе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сомали Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Абукар Зубейр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә Рөстәм Миңнехановның республика Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды. Кунакны сәламләп, Татарстан Рәисе дипломатка һәм аның киңәшчеләренә төбәккә карата кызыксыну белдергән өчен рәхмәт әйтте.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Сомали арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тула. «Без Россия-Сомали мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне җайга салу белән кызыксынабыз», - дип искәртте ул.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, республика Хөкүмәте машина төзелеше, энергетика, мәгълүмати технологияләр, медицина һәм агросәнәгать комплексы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен перспективалар күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз