news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Сөләймановны Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасыннан азат итте

Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы вазифасыннан азат ителде. Шундый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Сөләйманов Тимур Җәүдәт улын Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасыннан башка эшкә күчүе сәбәпле азат итәргә», диелә документта.

Искәртик, Сөләйманов «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул РФ Президенты Владимир Путин карары белән былтыр төзелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot