news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны компанияләренең инвестицион төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны компанияләренең инвестицион төркеме җитәкчелеге белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Саад Бин Абдулмохсен Әл-Руссайс белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Бу Согуд Гарәбстанының 70 елдан артык тарихы булган эре инвестицион һәм девелоперлык компанияләр төркеме. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып күчемсез милек, сәүдә, технологияләр һәм активлар белән идарә итү тора.

«Без икътисади һәм инвестицион элемтәләребезнең алга таба үсешен бик мөһим дип саныйбыз һәм киләчәктә сәүдә күләмен арттыру һәм сезнең илгә продукциянең киң спектрын китерү белән кызыксынабыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot