news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов социаль челтәрдә Җиңү көнен бәйрәм итү мизгеллерен чагылдырган видео куйган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү мизгелләрен чагылдырган видео урнаштырган.

Видео Меңьеллык мәйданында иртәнге парадтан, тантаналы концерт программасыннан һәм «Үлемсез полк» акциясеннән кадрларны күрсәтә.

Шулай ук ТР Президенты республика башкаласы халкын һәм кунакларын 22.00 сәгатькә билгеләнгән салютка чакыра. Ул традиция буенча Казансу акваториясе өстендә булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100