news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Сколтех һәм Синтетик каучук институтының алдынгы эшләнмәләре белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«С.В. Лебедев исемендәге Синтетик каучук фәнни-тикшеренү институты» фәнни җитәкчесе Галина Григорян үзлекләре яхшыртылган яңа полисилоксан каучуклар җитештерү турында сөйләде. Предприятие 1929 елда Ленинградта оештырыла. Монда дөньяда беренче мәртәбә синтетик каучук (СК) табуның сәнәгать ысулы эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. 1936 елда, дүртенче булып, СК Казан заводы төзелә.

Галина Григорян яхшыртылган үзлекләре булган яңа полисилоксан каучуклар җитештерүне оештыру буенча инновацион проект тәкъдим итте. Проект импортны тирәнтен алмаштыруга һәм бәйсез үзебезнең чимал базасын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эшләнелгән полисилоксан каучуклары бик мөһим өстенлекләргә ия: күренекле термостатик тотрыклылык һәм салкынга чыдамлык, югары диэлектрик характеристикалар, агрессив тирәлекләргә чыдамлык һ. б.

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин әлеге проектның зур потенциалын билгеләп үтте. «Бу теманы кичектереп торырга ярамый», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына полисилоксан каучук җитештерү мәсьәләсен игътибар белән өйрәнергә кушты.

Аннары үзләренең алдынгы эшләнмәләрен Сколково фән һәм технологияләр институты (Сколтех, Мәскәү шәһәре) вәкилләре тәкъдим итте. Сколтех ректоры Юлия Горбунова кыскача фәнни-мәгариф учреждениесе тарихы һәм аның казанышлары турында сөйләде. Институт 2011 елда нигезләнгән һәм бүген дөньяның иң яхшы 100 яшь университеты рейтингына керә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре - ясалма акыл, тормыш һәм агротехнологияләр турындагы фәннәр, перспективалы материаллар, энергия нәтиҗәлелеге, шулай ук телекоммуникацияләр һәм фотоника, шул исәптән 5G/6G технологияләрен эшләү тора. Сколтех уникаль белем бирү һәм тикшеренү моделенә ия. Институт территориясендә 90нан артык лаборатория бар. Акыл милке портфеленә 200дән артык патент керә.

Сколтехның энергетика материаллары үзәге профессоры Евгений Антипов яңа катодлы актив материаллар (КАМ) һәм литий-ион аккумуляторлары (ЛИА) эшләү, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында сөйләде. Аерым алганда, институт галимнәре полимер йомшак корпуста энергия сыйдырышлылыгының күренекле күрсәткечләре булган ЛИА ячейкаларының тәҗрибә партияләрен булдырганнар. Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында-электрохимик энергия туплаучылар өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү, литий-ион аккумуляторларын оештыру өчен үзебезнең материаллар белән тәэмин итү, энергия туплаучылар буенча фәнни-мәгариф үзәген бергәләп оештыру.

Сколтех материаллар технологияләре үзәге директоры Иван Сергеичев термопластик композит профильләрне пултрузияләүнең уникаль технологиясен тәкъдим итте. Ул граждан һәм сәнәгать инфраструктурасы объектларын төзегәндә, мебель һәм тәрәзә конструкцияләре каркасларын ясаганда, шулай ук транспорт системаларын җиһазлаганда кулланыла торган конструкция профильләре җитештерү өчен кулланыла. Әлеге технология эшләнмәләрнең югарырак эксплуатация характеристикаларын тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Сколтех белән хезмәттәшлек итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксына. «Мин берничә тапкыр Сколтехта булдым, кыска вакыт эчендә сез тәэсирле нәтиҗәләргә ирештегез. Бүген безгә активрак интеграцияләнергә кирәк. Бик кызыклы чыгышлар. Металл конструкцияләрнең характеристикаларын арттыру өчен энергия туплаучылар да, технологияләр дә - бу мәсьәләләр буенча тыгыз эшләячәкбез», - диде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot