Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Шишовны шахмат буенча дөнья беренчелегендә җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербиядә Шахмат буенча дөнья беренчелегендә чемпион титулын алган Михаил Шишов, аның тренерлары Руслан Биткинин һәм Татарстаның атказанган спорт мастеры Леонид Ярош, шулай ук «Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбе» директоры Гарифуллин һәм Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе президенты Сәлимовка котлау телеграммасы юллаган.
«Чын күңелдән Сербиядә шахмат буенча дөнья беренчелегендә чемпион титулын, шулай ук көмеш һәм бронза медальләр яулаган Михаил Шишов һәм Татарстан шахмат мәктәбен зур уңышлары белән котлыйм. Бу җиңү безнең спортчының уникаль сәләте, талантлы тренерларның һәм данлыклы мәктәп җитәкчелегенең армый-талмый әзерлек эшләре, шулай ук Татарстан шахмат федерациясенең актив ярдәме нәтиҗәсендә яуланды. Сезнең бердәм хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, яшь шахматчының нәтиҗәләре кебек үк, ихлас хөрмәткә лаек. Сезнең һәрберегез – безнең республиканың гына түгел, ә команда турнирында беренче урынны яулаган Россия җыелма командасының да чын горурлыгы. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс илһам, ә Михаилга спортта яңа уңышлар телим», – диелә ТР Рәисе котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз