Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Синтез» ватерпол клубы хезмәткәрләрен бүләкләү карарларын имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Синтез» ватерпол клубы хезмәткәрләрен клубның Россия чемпионатында һәм Кубогында җиңүенә керткән өлешләре өчен бүләкләү турында указларга кул куйды. Документлар хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
«2024 елда ир-атлар командалары арасында су полосы буенча Россия Кубогында ир-атлар командалары арасында су полосы буенча 20232024 елгы Россия чемпионатында спортчыларның югары спорт нәтиҗәләренә ирешүенә зур өлеш керткән өчен <...> , – диелә указларның берсендә.
Бүләкләргә генераль директор Максим Осмоловский, бөтенроссия категорияле спорт судьясы Андрей Афанасьев, спорт эше буенча директор Роман Афонин, администратор Эмиль Ершов, тренер Артур Фатахетдинов лаек булды.
«Ир-атлар командалары арасында су полосы буенча 2023-2024 елгы Россия чемпионатында һәм ир-атлар командалары арасында су полосы буенча 2024 елгы Кубокта югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен» спортчы-инструкторлар Никита Деревянкин, Эмиль Зиннуров, Николай Лазарев, Адель Латыпов, Сергей Лисунов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән, ә спортчы-инструктор Артем Одинцов «Фидакарь хезмәт» медале белән бүләкләнделәр.
Моннан тыш, республика җитәкчесе клуб хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр бирде: спорт медицинасы табибы Вусал Абдуллаевка «Татарстан Республикасының атказанган табибы», баш тренер Евгений Ярощук, массажчы Рөстәм Галиев, спортчы-инструкторлар Арслан Закиров, Данил Пронин, Иван Сучков, Игорь Чирков, Роман Шепелев, Егор Ярлыченкога «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исемнәре бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз