Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Синтез» уенчыларын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерпол командасына Россия чемпионатында өченче җиңүе уңаеннан котлау мөрәҗәгате юллады. Тиешле телеграмма «Татар-информ» карамагында бар.
«Казан «Синтез»ы ватерполчыларын, клуб җитәкчелеген һәм тренерлар штабын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлыйм. Безнең команда чираттагы тапкыр илебез су полосы лидерларының берсе статусын раслады.Бу – клубның югары осталыгының бәхәссез нәтиҗәсе. Җиңүдә тренерларның, җитәкчелекнең һәм «Синтез» Хәрби – һава көчләре Тикшерү комитеты белгечләренең, шулай ук командага актив ярдәм итү һәм республикада су полосын үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәте зур», - диелә мөрәҗәгатьтә.
Мөрәҗәгать команда коллективына, клуб президенты Ирек Зиннуровка, баш тренер Евгений Ярощукка һәм ТР Су полосы федерациясе президенты Владимир Циомага адресланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз