Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Сербия белән ИТ-партнерлык перспективалары турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Сербия мәгълүмат һәм телекоммуникацияләр министры Борис Братина белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар алга таба хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән цифрлаштыру һәм ИТ өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.
Миңнеханов Братинага Татарстанга һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Форум инде алтынчы тапкыр уздырыла һәм заманча һәм кызыклы ИТ-чаралар тәкъдим итә, дип билгеләп үтте ул.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Сербия арасында уртак нокталар бар, һәм Братинаның Татарстанга килүе цифрлы технологияләр һәм элемтә өлкәсендәге уртак эшчәнлеккә яңа импульс бирергә мөмкин.
Сербия министры шулай ук Kazan Digital Week 2025 форумын ачу тантанасында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз