news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Сенегал белән нефть химиясе, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгында эшли алабыз

Татарстан һәм Сенегалның машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары зур. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыда «Татарстан-Сенегал» форумы кысаларында узган утырышта әйтте. Президентның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Республика җитәкчесе 2021 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнешенең АКШ доллары белән 1,76 миллион тәшкил итүен белдерде.

2003 елдан 2021 елга кадәр Сенегалга КАМАЗ компаниясенең 167 техникасы рәсми рәвештә тапшырылган. Нигездә алар Дакар портыннан контейнерлар белән ташу өчен 5460 (4×2, Евро-2) йөк машиналары. Узган ел шулай ук Сенегалның машина йөртүчеләре һәм механиклары өчен «КАМАЗ» гаммәви ачык җәмгыятенең Чаллыдагы уку үзәгендә укулар оештырылды. Алар заказ бирүче территориясендә дә үтте. Татарстан компаниясе вәкилләре киләчәктә алып барылачак хезмәттәшлек планнары турында сөйләде.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сенегал белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде. Татарстан делегациясенең сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү һәм яңа эшлекле багланышлар урнаштыру максаты белән килүен әйтте.

«Сенегал белән эшләүдә Татарстанның машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар өлкәсендә зур перспективалары бар дип саныйбыз», — дип билгеләп үтте ул.

Республика делегациясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, шулай ук КАМАЗ, Казан вертолет заводы, «Ремдизель» ачык җәмгыяте вәкилләре һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100