Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Шэньчжэньда Taikai Electric Group белән хезмәттәшлеккә нигез салды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга, Шэньчжэнь шәһәренә килде. Сәфәр кысаларында ул Taikai Electric Group Co Limited компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткәрде, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Taikai – 1000 кВ кадәр көчәнешле электр энергиясен тапшыру һәм бүлү өчен җиһазлар проектлау һәм җитештерү буенча махсуслашкан Кытай хосусый сәнәгать холдингы. Компаниянең продукциясе һәм карарлары 120 дән артык илгә һәм регионга җибәрелә. Компания тикшеренүләрне, эшләнмәләрне, сынауларны һәм җиһазларны гамәлгә кертүне берләштерә торган фәнни-җитештерү инфраструктурасын актив формалаштыра.
«Бүген без сезнең компания белән энергетика тармагындагы уртак проектларга нигез салабыз. Һәр йортның уңайлылыгы, сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләве һәм заманча цифрлы сервисларның тотрыклылыгы аңардан тора», - дип билгеләп үтте Миңнеханов, компания җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
Taikai Group генераль директоры урынбасары Лю Бо билгеләп үткәнчә, бүген компания өчен мөһим көн, чөнки Татарстан партнеры белән килешү имзалана. «Электр белән тәэмин итү бүген дөньяда төп инфраструктураларның берсе булып тора, соңгы 50 елда Кытайда бу тармакның үсеше бик тиз бара», – дип ассызыклады ул.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов барында Taikai Electric Group компаниясе һәм «Искра-Волга» технопаркы арасында килешү имзаланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз