Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Сарман районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сарман районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән бергә ул кырларны һавадан карап чыкты, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Аннары Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары һәм район активы белән очрашты.
Сарман районы башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта уңдырышлылык гектардан 45 центнер тәшкил итә. 2026 елда республика программалары һәм илкүләм проектлар буенча районда 2 млрд сумлык эшләр башкару планлаштырыла.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, районга килгән инвесторлар ярдәмендә терлекләрнең баш санын арттыру планлаштырыла. Шул ук вакытта хуҗалык итүнең кече формаларында күрсәткечләрнең бераз кимүе күзәтелә.
Миңнеханов махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә районның актив катнашуын билгеләп үтте. Ул шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Очрашуда Татарстан Рәисе якындагы елларда районнарда челтәрләрне модернизацияләү программасын актив кертү планнары турында сөйләде.
Моннан тыш, Миңнеханов җирле сөт-товар фермасында булды. Анда 98 баш эре мөгезле терлек асрала, ә тәүлеклек савым 609 кг тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз