news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе җитәкчесе белән очрашты

Миңнеханов Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе җитәкчесе белән очрашты
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе җитәкчесе Юрий Урванов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Татарстан Хөкүмәте һәм Чик буе хезмәте арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышты. Чик буе территорияләрендә дәүләт иминлеген тәэмин итү һәм көчләрне координацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе Казахстан белән дәүләт чигенең коры җир участогын саклау өчен җавап бирә, шулай ук кайбер төбәк аэропортларына үткәрү һава пунктларында эшчәнлек алып бара. Алар арасында Казан, Түбән Кама, Саратов, Самара, Уфа, Түбән Новгород, Пермь, Ульяновск, Саранск һәм Чабаксар аэропортлары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100