Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Санкт-Петербургта диңгез техника университетында булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта диңгез техника университетында булды. Әлеге югары уку йортында 50 юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр. Бүген анда 7 мең студент, шул исәптән 57 татарстанлы укый.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, диңгез техника университеты Россиядә корабль төзү белгечлекләренең бөтен спектры буенча кадрлар әзерли торган бердәнбер югары уку йорты. Монда барлык класслы суднолар һәм корабльләр проектлау һәм төзү, судноларның энергия җайланмаларын һәм судно автоматикасы, судно машиналары төзү, Дөнья океанын үзләштерүнең техник чараларын, корабль кораллануын эшләү һәм булдыру белән бәйле белгечләр әзерлиләр.
Уку йортында Татарстандагы аерым предприятие һәм оешмалар белән максатчан килешүләр дә бар. Шулай ук, студентлар республика предприятиеләре базасында практик әзерлек һәм стажировка да уза.
2024 елда СПбГМТУ Татарстанның биш мәгариф оешмасы белән үзара хезмәттәшлек кысаларында «Судно төзелеше профиленең инженер класслары» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте.
Баштарак Санкт-Петербург институты Татарстанның кайбер югары уку йортлары белән кадрлар әзерләү, өстәмә квалификация алу программасы буенча килешү төзегән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз