Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университеты ректорына «Дуслык» ордены тапшырды
Татарстан машина төзелеше форумында Санкт-Петербург политехника университеты Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) белән мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан машина төзелеше форумының пленар утырышы тәмамлангач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университеты ректоры Андрей Рудскийга «Дуслык» орденын тапшырды. Аңа мактаулы бүләкне Татарстан белән мәгариф өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен бирделәр.
«Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы Андрей Рудскийны лаеклы бүләге белән котлый. Алга таба да уңышлы тормыш юлы, зур максатларын тизрәк гамәлгә ашыруын телибез», диелгән Даими вәкиллек хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз