news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгать төзелеше буенча халыкара чемпионат Татарстан өчен бик мөһим

Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгать төзелеше буенча халыкара чемпионат Татарстан өчен бик мөһим
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Александр Лихачев II Халыкара сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталык чемпионатын оештыру һәм үткәрү буенча хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Ул быел Казанда узачак. Документ XXV Петербург халыкара икътисади форумында имзаланды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Чемпионатта 23 илдән килгән вәкилләр катнаша. Алар – Төркия, Мисыр, Бангладеш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Иран, Сербия, Израиль, шулай ук БРИКС, Евразия икътисади берлеге һәм БДБ илләре, дип искәртте Фәйзуллин. «Казан безнең чараны үткәрү өчен очраклы рәвештә генә сайланмады – ул бик матур шәһәр, Россиянең икътисади, логистика һәм технологияләр үзәге», - дип өстәде министр.

Сәнәгать төзелеше буенча тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә булган Татарстан өчен әлеге чара зур әһәмияткә ия, дип искәртте Миңнеханов. Бүгенге көндә республикада 400дән артык предприятие төзелеш продукциясе җитештерә, соңгы ун елда төбәктә 160 предприятие файдалануга тапшырылды һәм яңартылды.

«Халыкара чемпионат үткәрү яңа технологияләр һәм компетенцияләр белән танышырга, ә иң мөһиме – бу юнәлештә иң яхшыларны табарга мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде республика Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100