Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Сәнәгать үсеше һәм уңайлы мохитне саклау арасында баланс тәэмин итәргә кирәк
Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өстенлекле бурычлар булып тора. Республиканың һәм тулаем илнең тотрыклы үсеше аларны хәл итүгә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Идел-Чулман төбәкара идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау - бу җирдә яшәүче кешеләрнең яшәү сыйфаты. Без - техноген республика, безгә әйләнә-тирә мохиткә һәм (табигый) ресурсларга игътибар белән карарга кирәк. Безнең зур нефть сәнәгате, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы бар», - диде ул.
Узган ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, алар төбәктә начар түгел. Татарстанда 35,7 млн тонна нефть чыгарылган, сәнәгать продукциясе күләме 6,6 процентка арткан, республика бу күрсәткеч буенча илдәге дүртенче урында тора. Тулаем төбәк продукты 3,8 трлн сумга җитте, бу ил буенча алтынчы позиция дигән сүз.
«Безнең бурыч - сәнәгать үсеше һәм кешеләргә яшәү өчен уңайлы мохитне саклап калу арасында баланс булдыру. Республикада «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аны үтәүгә былтыр 6,8 млрд сум бүлеп бирелгән иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз