news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Сәнәгать объектлары янында булмаган кешеләр һәлак булды

Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында сәнәгать объектлары янында булмаган гражданнар һәлак булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча штаб утырышыннан соң матбугат вәкилләренә белдерде.

«Эшчеләр яши торган хостел – ул бөтенләй сәнәгать зонасы түгел. Торак йортта бала йоклаган, һәм биш яшьлек бала һәлак булды», - дип белдерде ул.

«Бездә бүген 78 зыян күрүче бар, 13 кеше һәлак булды. Сәнәгать объектларында булмаган кешеләр һәлак булды. Сәнәгать объектлары белән янәшә булмаган объектларда булган кешеләр һәлак булды», - дип кабатлады ТР Рәисе.

Түбән Камада бүген пилотсыз очкычлар һөҗүм итү вакытында 13 кеше һәлак була, шул исәптән биш яшьлек кыз, ул һөҗүм вакытында балконда йоклаган. 78 кеше зыян күрә, аларның 25е хастаханәгә салынган.

Сәнәгать зонасы территориясендә урнашкан хостелга пилотсыз очкыч һөҗүмендә тугыз кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның җидесе Үзбәкстан гражданы, берсе Таҗикстан гражданы.

news_right_1
news_right_2
news_bot