news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Очкыч һәлакәте булу сәбәпле, Миңнеханов Алиевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевка, Казахстанда авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«2024 елның 25 декабрендә Azerbaijan Airlines авиакомпаниясенең пассажир очкычы һәлакәткә очрау турындагы хәбәрне Татарстан Республикасында тирән кайгы белән кабул иттеләр», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашуыбыз һәм зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләвебезне җиткерүегезне сорыйм. Чын күңелдән югалту ачысын уртаклашабыз һәм Азәрбайҗан Республикасының тугандаш халкы белән бергә кайгы кичерәбез», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot