news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов саммит вакытында уңайсызлыкларга түземле булганнары өчен халыкка рәхмәт әйтте

Миңнеханов саммит вакытында уңайсызлыкларга түземле булганнары өчен халыкка рәхмәт әйтте
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Казанда Россия – АСЕАН саммитын уздыру белән бәйле уңайсызлыкларга аңлап караганнары өчен рәхмәт белдерде. ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Ул (Рөстәм Миңнеханов – ТИ иск.) рәхмәт әйтергә, башкалабыз халкына, кешеләргә аңлап караганнары һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен зур, чиксез рәхмәт җиткерергә кушты, чөнки без бу чараны Татарстан территориясендә, Казан шәһәрендә оештырып һәм үткәреп, гражданнарыбызга бераз гына булса да билгеле бер уңайсызлыклар тудырдык», – дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Рәисе сүзләрен әйтеп.

«Иң беренче чиратта, минем исемнән, республика җитәкчелеге исеменнән гражданнарыбызга аңлап караганнары өчен рәхмәт белдер, аларга зур итеп рәхмәт әйт <...>, чөнки без халкыбызга кайбер уңайсызлыклар тудырдык», – дип, Рөстәм Миңнехановның сүзләрен икенче кат кабатлады Шамил Гафаров.

  • Россия һәм АСЕАН арасындагы багланышларга 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узды. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оештырылган һәм 11 даими әгъза-илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot